Ближайшие праздники
 2012 (1433)
 
3-4 Февраля – Мавлид ан-наби. День роджения

Посланника Аллаха – Пророка Мухаммада.

24-25 мая - Ноч Рагаиб. Торжественная ночь.

Бракосочетание родителей пророка Мухаммада.

16-17 июня – Ноч Мирадж. Ночь вознесения

пророка Мухаммада к Аллаху.

4-5 июля – Лейлят аль Бараат. Ночь тво-

рения. Время очищения от грехов.

20 июля – Начало Рамадана и поста.

14-15 августа – Лейлят аль-Кадр. Ночь предопреде-

ления – ночь мира и покоя.

19-21 августа – Ураза- Байрам. Праздник разговения -

окончание мусульманского поста.

24 октября – День Арафата. День стояния на горе

Арафат.

25-27 октября – Праздник жертвоприношения

Курбан-Байрам – окончание великого паломничества в Мекку.

15 ноября – Начало нового 1434 года по хиджре.

24 ноября – День Ашура – день поминания пророков

и посланников Аллаха.
 

∓div

Посланника Аллаха

Были у нас в гостях
mod_vvisit_counterСегодня142
mod_vvisit_counterВчера184
mod_vvisit_counterНа этой неделе326
mod_vvisit_counterНа прошлой неделе1602
mod_vvisit_counterЗа этот месяц1424
mod_vvisit_counterЗа прошлый месяц7764
mod_vvisit_counterЗа все время118394

Online (20 minutes ago): 19
Your IP: 38.107.179.240
,
Today: Фев. 07, 2012

Погода в Киеве

Главная Программы Центра Урок татарского языка УРОК ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА

УРОК ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА

 

Дорогие друзья!

По вашим многочисленным просьбам  мы открываем рубрику "Уроки татарского языка"!

 

УРОК - 1

 

1. Существующий ныне татарский алфавит основан на русской графике и состоит из 39 букв:

 

Аа     Йй     Уу     Ээ     Бб     Кк     Фф     Юю

Вв     Лл      Хх     Яя      Гг     Мм   Цц      Әә

Дд     Нн     Чч     Өө      Ее      Оо   Шш     Үү

 Ёё     Пп    Щщ   Җҗ   Жж     Рр     Ъъ       Ңң

 Зз      Сс    Ыы     Һһ     Ии      Тт     Ьь

 

 

 

Татарский алфавит отличается от русского алфавита тем, что он имеет дополнительные шесть букв, которых нет в русском алфавите:

 

ә , ө , ү , җ , ң , һ .

 

2.   Татарский язык в своем лексическом составе имеет большое количество заимствований из восточных (индийского, китайского, монгольского, арабского, персидского), финно-угорских, русского и западноевропейских языков, многие из которых фонетически, семантически и морфологически были освоены татарским языком. Заимствования через письменный язык, а также поздние заимствования из русского языка и через русский язык обычно сохраняют свое фонетическое обличье.

3.   Показатель множественного числа для всех частей речи -лар, -ләр, который после носовых звуков, м, н, ң      превращается в -нар-нәр: кул - куллар (рука - руки), күз - күзләр (глаз - глаза), урман - урманнар (лес -
    леса), көн - көннэр (день - дни), урам - урамнар (улица - улицы), йөзем - йөземнэр (виноград - винограды).

4. Прямой порядок слов в простом нераспространенном  предложении - подлежащее - сказуемое.    

                  

Например; Апа укый - Тетя читает. Алма кызыл - Яблоко красное. Ул матур - он красивый.

 

5.  Татары здороваются при помощи слов:

 

                       Исәнмесез! - Здравствуйте!     Исәннәрмесез! - Здравствуйте!       

Исәнме! - Здравствуй!

                          Хәерле иртә! - Доброе утро!        Хәерле көн! - Добрый день!     

Хәерле кич! - Добрый вечер!

                         Когда очень близкие люди здороваются, можно услышать:

  -       Нихәл?          - Здорово?

  -       Нихәлләр?     - Как дела?

  -       Сәлам!          - Привет!

          При прощании говорят:

Сау булыгыз! - До свидания! (букв. Будьте здоровы!)

Сау бул! - До свидания (букв. Будь здоров!)

 Хушыгыз! - Прощайте!

Хуш! - Прощай!

Тыныч йокы! - Спокойной ночи!

 

 

УРОК - 2

Этот урок предоставлен нам преподавателем казанской гимназии №7 Гумеровой Энже Фоатовной. 

 

Бүгенге көндә мәктәпләрдә интерактив такталар бик киң кулланыла. Чынлап та, интерактив такталарны куллану дәресләрне төрләндерергә, аларны кызык һәм мавыктыргыч үткәрергә ярдәм итә. Интерактив такталар ярдәмендә катлаулы темаларны ансат һәм иҗади яктан аңлатырга була.

        Интерактив такталарның мөмкинчелекләре бик зур:

1) дәрескә кирәк булган мәгълүматларны хәтердә калдыру;

2) объектларны һәм сүзләрне күчереп йөртү;

3) рәсемнәрне һәм текстларны качырып, дәреснең кирәкле моментында күрсәтү

4) балаларның эшләгән эшләрен саклап калу һәм икенче дәрестә кулану һәм башкалар. 

  

Лексик тема: Әбиләрдә кунакта.

Грамматик тема: Билгеле үткән заман хикәя фигыль.

 

Максат: 1. балаларны актив (иҗади) сөйләшүгә тарту;

              2. билгеле үткән заман хикәя фигылен кабатлау һәм ныгыту;

              3. балаларда олыларга карата игътибарлылык, хөрмәт итү, ярдәмчеллек 

                  хисләрен тәрбияләү.

Дәрес барышы:

Орг. момент

-Исәнмесез, балалар! Хәерле көн!

Бүген ничәнче число? Атнаның нинди көне?

Көн матурмы?Җылымы? Салкынмы?

Температура нинди?

Фонетик зарядка

-Прослушайте и скажите, что добавлено во втором предложении каждой пары.

1)Әби бик тәмле бәлеш пешерде.

 Әби бик тәмле бәлеш һәм өчпочмаклар пешерде.

2)Радикка әнисе тәмле чәй бирде.

Радикка әнисе тәмле,кайнар чәй бирде.

3)Иртән абый киенде һәм мәктәпкә китте.

Иртән абый ашады, киенде һәм мәктәпкә китте.

-Прослушайте и укажите лишние слова в логическом ряду.

Ботка,өчпочмак,дәфтәр,чәй, аш,кунак,бәлеш.

- дәфтәр,кунак

-Ни өчен?

- Барлык сүзләр дә ашамлык темасына,ә бу ике сүз ашамлык түгел.Дәфтәр- тетрадь, кунак - гость

-Балалар, ә сезнең кунакка барасыгыз киләме?

-Әйе.

-Әйдәгез.

 

Яңа тема.

Лексик тема.

 

 

 

 

 

Әңгәмә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Грамматик тема.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Язма эш.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Физминут.

 

 

 

 

 

 

Лексик темага әйләнеп кайту

 

 

Татар халык ашлары.

 

 

Диалог

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Яшелчә һәм җиләк-җимеш исемнәре.

 

 

 

Дәреслек белән эш .

 

 

 

 

 

 

 

Йомгаклау.

 

 

 

 

 

 

Билгеләр кую.

 

Өй эше бирү.

-Без әбиләргә кунакка барабыз.

Бүгенге дәреснең темасы  «Әбиләрдә кунакта» (теманы бергәләп укыйбыз).

-Тәрҗемә итегез.

-В гостях у бабушки.

-Как по - другому можно назвать бабушку?

-Дәү әни.

-Синең әбиеңнең исеме ничек?

-…

-Синең дәү әниең эшлиме?

-…

- Синең әбиең нинди?

-…

-Син әбиеңне яратасыңмы?

-…

Син әбиеңә кунакка  кайчан бардың?

-…

-А, давайте, придумаем на какой праздник мы пойдем к бабушке.

Сез нинди бәйрәмнәр беләсез?

-Яңа ел, 8 нче март, Картлар көне, Җиңү бәйрәме, Ватанны саклаучылар көне, туган көн.

-Ә 1 октябрьдә нинди бәйрәм булды?

-Картлар көне.

-Ә син ул көнне дәү әниеңә бардыңмы?

- Бардым.

-Ә сине әбиең сыйладымы?

-Сыйлады.-Угощала

-Нәрсә белән сыйлады?

- Торт белән, бәлеш белән, 

- Если мы называем действие, которое уже произошло, то какие окончания добавляются к               глаголу?

-ды, -де, -ты, -те

Сегодня мы будем  повторять  вопрос нишләде?-что делал?

К словам, которые отвечают на вопрос нишләде? добавляются окончания- ды,-де,-ты,те

-К чему добавляется окончание?

-К основе глагола, (к приказу). Например, Аша, эшлә, кабатла - кушай, работай, повтори.

1.Балалар тактадагы биремне дәфтәрдә эшлиләр, ике бала тактада эшли.

(ды,де,ты,те кушымчаларын языгыз.

Аша,эч,эшлә- сөйләш,кайт,кабатла)

2.В следующем задании вы должны закончить предложение, добавив слово с окончанием –ды, де, -ты, -те. (Укытучы  укучыларны тактага чакыра) Әти китап …

Малай хоккей …

Әби чәй …

Апа музыка …

3. «Корректор» уены.Бардем      килдым     сыйладе

                                Кайтдым  тыңлатым  пешерте

Балалар дәфтәрләрендә хаталарны төзәтәләр.  (Тикшерү өчен интерактив тактаның икенче ягы ачыла).

 

Җил чыкты(балалар, «җ-җ-җ» дип, җил тавышы чыгаралар).

Яңгыр ява(куллары белән яңгыр яву хәрәкәте ясыйлар, башларын югары күтәреп карыйлар).

Җил исә (кулларын уңга-сулга ).

Кояш чыкты (утырган килеш кулларын як-якка җәяләр).

 

Ә хәзер тема буенча эшләүне дәвам итәбез.

-Без бүген кемдә кунакта?

-Әбиләрдә.

-Балалар, ә сез ничек уйлыйсыз, әбиегез безгә нәрсәләр пешерде?

-…..

-Ә сез нинди татар халык ашларын беләсез?

-Гөбәдия, бәлеш, чәкчәк, өчпочмак, пәрәмәч, бавырсак

-Күрсәтегез тактада Һәм исемен әйтегез.

1.Диалогны тактадан укыйлар.

2.Диалогны ике бала укый.

3. Диалогны тәрҗемә итәләр

-Гөлназ, кичә әбием бик тәмле салат ясады.

-Нинди салат?

-Яшелчә салаты.

-Ничек ясады?

-Башта ул яшелчәләрне турады,аннары салатка тоз һәм каймак салды. Яшел суган да салды, чөнки ул файдалы.

-Балалар ә сез әниегезгә,әбиегезгә булышасызмы?

-  …

- Ә кем салат ясый белә?

-  Хәзер җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдән төрле салатлар ясыйбыз.

-Башта яшелчә салаты ясыйбыз.(Балалар берәм-берәм такта янына чыгалар һәм яшелчә исемен әйтеп тәлинкәгә күчерәләр). Аннары җиләк-җимеш салаты ясыйлар.

-Бик әйбәт. Молодцы! Әйе,сез әниләрегезгә еш булышасыз.

 

47 бит,7 нче күнегү

Ипи,тоз- якты йөз.

Мәкальне укыгыз һәм рәсемен ясагыз.

1)уку

2)тәрҗемә итү

3)интерактив тактада рәсемен ясау

-Кунакларны ничек каршы алырга кирәк?

-Сезгә кунаклар киләме?

Ә сез кунакка барасызмы?

-Без бүген кемдә кунакта булдык?

-Без бүген әбиләрдә кунакта булдык.

-Нәрсәләр турында сөйләштек?

Бәйрәмнәр,татар халык ашлары,яшелчә, җиләк-җимеш  Һәм -ды,-де,-ты,-те кушымчаларын искә төшердек.

 

Сез бүген дәрестә бик әйбәт эшләдегез. Билгеләрне куям.

 

42 бит, 4 күнегү.

Дәрес тәмам. Сау булыгыз, балалар.

 

 

 

 

 
Журнал "ДУСЛЫК"

октябрь-ноябрь 2011

 

июль-август 2011

 

май-июнь 2011

 

жукнал Дуслык апрель 2010

март-апрель 2011

 

жукнал Дуслык апрель 2010

январь-февраль 2011

 

жукнал Дуслык апрель 2010

июль 2010

 

жукнал Дуслык апрель 2010

июнь 2010

 

жукнал Дуслык апрель 2010

май 2010

 

жукнал Дуслык апрель 2010

апрель 2010

 

жукнал Дуслык март-апрель 2010

март 2010

 

жукнал Дуслык январь - февраль 2010

январь - февраль 2010

Архив предыдущих номеров

 

ноябрь - декабрь 2009

сентябрь - октябрь 2009

Звезды Татнета 2009 - конкурс интернет-проектов
free counters Звезды Татнета 2009 - конкурс интернет-проектов МЕТА - Украина. Рейтинг сайтов Rambler's Top100 Всеукраинский татарский культурный центр Татары. Татарский Всемирный Сервер ТАТАРЛАР.РУ Сокровища булгарского народа портал Татары Украины