Корбан гаете
Мактау-олугълауларыбыз Аллаһның Үзенә булсын, Ул безләрне Рамазан айларына ирештереп, мөбарәк айның гыйбадәтләрен кылырга насыйб әйләде. Күп тә үтмәде, Аллаһ безне тагын зур шатлык булган, Зөлхиҗҗә айлары, Корбан көннәренә ирештерде.
Аллаһның без бәндәләренә булган рәхмәтеннән, Ул безгә фазыйләтле көннәр бүләк итте. Без ул көннәрдә Аллаһка булган гыйбадәтләребезне арттырып, әҗер савап җыябыз, кимчелек-хаталарыбыздан арынабыз., Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне дә шундый фазыйләтле көннәрдән санала.
Ун көн зур форсат
Аллаһ Тәгалә Фәҗр сүрәсендә әйтә: «Таң белән, ун төн белән ант итәм». (Фәҗр сүрәсе 1-2). Ибн Кәсир үзенең тәфсирендә: «Аятьтә сүз Зөлхиҗҗәнең ун көне турында бара», - дип әйтә.
Ибн Габбәс тарафыннан тапшырылган бер хәдистә : Аллаһның илчесе: «Шушы ун көндә кылынган эштән дә өстен, фазыйләтле эш юк», - диде. (Бухари риваяте).
Ибн Гомәрдән килгән башка бер хәдистә пәйгамбәребез: «Аллаһ каршында шушы ун көннән дә хөрмәтлерәк көн һәм ул көннәрдә кылынган гамәлдән дә сөеклерәк гамәл юк, ул көннәрдә күбрәк тәһлил (Лә иләһә илләллаһ), тәкбир (Аллаһү әкбәр) һәм тәхмид (Әлхәмдүлилләһ) әйтегез», - диде. (Табәрани риваяте).
Пәйгамбәребезнең сәхабәләре, табигыйннар бу ун көннең Аллаһтан булган олугъ нигъмәт һәм зур форсат икәнен аңладылар. Пәйгамбәребезнең шушы ун көн хакында әйткән сүзләрен тапшыручы Сәгид ибн Җүбәйр бу көннәрдә көченнән килгәнчә, хәтта хәлсезләнгәнче, гыйбадәт кылган. Гомәр ибн Хаттаб белән Әбү Һүрайра бу ун көндә кешеләр арасына чыгып, Аллаһка тәкбир әйтеп йөргәннәр. Башка мөселманнар да аларга кушылып тәкбир әйткәннәр.
Ибн Хәҗәр бу көннәрнең өстенлегенең сәбәбен аңлатып: «Зөлхиҗҗәнең ун көне гыйбадәтләрнең иң олугълары җыелган вакыт. Бу – намаз, руза һәм хаҗ», - дип әйтә.
Башка гыйлем ияләре: «Зөлхиҗҗәнең ун көне иң хәерле көннәр, Рамазанның ахыргы ун төне иң хәерле төннәр», - диделәр.
Бу мәртәбәле көннәрне ничек үткәрергә?
Уразаза
Пәйгамбәребезнең хәләл җефете тапшыра: «Пәйгамбәребез зөлхиҗҗә аеның беренче тугыз көнендә, гашүра көнендә (мөхәррам аеның 10 көне) һәм һәр айның өч көнендә (Һиҗри буенча 13,14,15) рузалы булды». (Әхмәд, Әбү Дәүд һәм Нәсәи риваятьләре).
Тәкбир, тәхмид һәм тәһлил. Югарыда искә алынган хәдистә әйтелгәнчә: « ... ул көннәрдә күбрәк тәһлил (Лә иләһә илләллаһ), тәкбир (Аллаһү Әкбәр) һәм тәхмид(Әлхәмдүлилләһ) әйтегез».
Гарәфә көненең уразасы
Зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көне Гарәфә көне белән дә өстен. Пәйгамбәребез бу көнне руза тотучының: «Аллаһ үткән һәм киләсе елның кимчелекләрен гафу итәр дип өметләнәм», - диде. (Мөслим риваяте). Әлбәттә, монда сүз зур гөнаһлардан сакланган кеше турында бара.
Мәртәбәле Корбан көне
Зөлхиҗҗәнең унысы булган, Корбан көненә килсәк, ни кызганыч, аның дәрәҗәсен бик күпләр белеп бетермиләр. Өммәтнең олугъ галимнәре һәм шулардан Ибн Кайим: «Аллаһ каршында корбан көне ел әйләнәсендә иң хәерле көн, хәтта гарәфә көненнән дә өстенрәк», - диде. Шуңа күрә Зөлхиҗҗәнең ун көнендә руза тота алмаучылар, гарәфә рузасының әҗерен булса да, кулларыннан ычкындырмасыннар иде.
Корбан чалу
Корбан көнендә көчләреннән килгән мөэминнәр, Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен, хәләл малларыннан корбан чалалар. Аллаһ Тәгалә «Кәүсәр» сүрәсендә: «Раббың Аллаһ өчен намаз кыл һәм корбан чал», - диде.
Корбан нинди хайваннардан чалына
Корбан - сыер, дөя, сарык һәм кәҗәдән чалына. Дөя - биш, сыер - ике, сарык һәм кәҗә - бер яшьтән дә яшьрәк булырга тиеш түгел. Ләкин сарык белән кәҗә, зур гәүдәле булса, бер яшьлек үк булмаса да ярый.
Сарык белән кәҗә бер кеше исеменнән, дөя белән сыерны җиде кешедән чалырга була.
Корбанлык гаепләрдән пакь булсын
Бугазлатасы мал чирле, яки бик арык булырга тиеш түгел. Аяксыз, аксак, сукыр, коерыксыз, гаеп белән колагы киселгән яки өзелгән маллар ярамый. Колак тамга өчен генә киселсә зарар юк. Малның печелгән, печелмәгән булуында бик күп сүзләр йөри. Малны ите симез, тәмле булсын өчен печәләр, шуңа күрә ул кимчелек булып тормый. Корбанлык ни кадәр гәүдәле, көр булса, савабы да шулай күбрәк була, иншаллаһ.
Корбан чалуның вакыты
Малны корбан көнне гает намазы укылганнан соң башлап, өченче тәшрикъ көненең ахшам намазына кадәр чалырга мөмкин. Пәйгамбәребез: «Кем намазга кадәр чалса, ул үзе өчен (ит өчен) генә чала. Кем намаздан һәм ике хотбәдән соң чалса, ул корбанын җиренә җиткергән һәм сөннәтне үтәгән була», - диде. (Бухари, Мөслим риваяте).
Әлеге изге гамәлне уйлаган кеше корбанын чалганчы ун көн кала тырнак һәм чәчләрен кисергә тиеш түгел. Соңыннан гына ниятләгән кеше, ният кылганнан соң кисми. Үммү Сәләмә Аллаһ илчесенең түбәндәге сүзләрен тапшыра: «Зөлхиҗҗәнең ун көне кереп, берәрегез корбан чалырга теләсә, тырнак һәм чәчләрен кисүдән тыелып торсын». (Әхмәд, Муслим риваяте).
Корбанның хуҗасы малын үз куллары белән бугазласа хәерлерәк булыр. Әгәр үзе булдыра алмаса, берәр ышанычлы мөселман кешесенә чалдыра. Малны бугазлаучы: «Бисмилләһи Аллаһү әкбәр, Йә Аллаһ, бу фәлән улы фәләннән», дип чала (корбан хуҗасының исемен атый). Пәйгамбәребез куйны чалганда: «Йә Аллаһ, бу миннән һәм өммәтемнән корбан чала алмаучыдан», - диде. (Әбү Дәүд, Тирмизи).
Корбанның итен нәрсә эшләтергә?
Корбан хуҗасына гаеттән кайткач, корбанын чалып, итеннән авыз итү, туган-тумачасы һәм күршеләренә бүләк итү сөннәт булып тора. Пәйгамбәребезнең хөрмәтле сәхәбәләре Корбан итен өчкә бүлгәннәр: беренчесе – үзеңә, икенчесе – фәкыйрь кешеләргә сәдака, өченчесе – фәкыйрь булмаганнарга бүләк. Табын хәзерләп кунак чакыру да бик саваплы эш. Сугымчыга эш хакы буларак корбанлыктан ит бирелми.
Корбан итен яки тиресен сатырга ярыймы?
Корбан ул Аллаһ ризалыгы өчен чалына торган хайван. Аллаһ ризалыгы өчен булгач аның бер өлешендә сатырга ярамый. Ягъни чалган яки чалдырган кеше үзенең итен яки тиресен яки хайванның башка өлешләрен сата алмый. Үзенә кулларынга ярый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд әйтте: “Корбан итен сатмагыз, аны ашагыз, садака итеп таратыгыз. Тиресен сатмыйча үзегез кулланыгыз” (Ахмад).
Әгәр дә берәр кешегә садака итеп бүләк итә икән, садака итеп алган кеше аны сата ала.
Башка милләт кешеләренә бирергә ярыймы?
Иң мөһиме чалучы кеше мөселман булырга тиеш. Ә итне кеше теләгән кешеләргә бирә ала. Хәтта башка милләт кешеләре булсаларда. Аеруча алар күршеләр яки мохтаҗлар булса. Шудай Ислам диненә өндәү нияте белән.
Корбан итен ничек бүленә?
Корбан ашын корбан көннәрендә үткәрергәме әллә кичектерергә ярыймы?
Корбан чалганда иң мөһиме ул чалу, кан агызу. Корбан чалганда канның беренче тамчысы җиргә төшү белән чалучы кешенең гөнаһлары гафу ителә. Корбан чалу көннәре динебездә билгеләнгән. Ә мәҗлес җыю, итен пешереп ашату көннәре билгеләнмәгән. Шуңа күрә корбан көнәрендә дә, алар узгачта мәҗлес җыярга ярый.
Көченнән килгән кешеләр турында...
Пәйгамбәребезнең: «Корбан чалырга мөмкинчелеге булып та, корбан чалмаучы кеше бәйрәм намазына килмәсен», - дигән сүзе бар. Шунысы кызык, пенсия акчасына яшәүче әби-бабайлар да алдан мәчетләргә килеп сарык сорап, чаласы корбаннарын кайгыртып йөриләр. Өлкәннәр дә мөмкинчелек таба алгач, сау-сәламәт булган яшь буын елына бер мәртәбә гаиләсе исеменнән, үзен ел әйләнәсендә нигъмәтләндереп торучы, Аллаһ өчен бер сарык кына чалырга булдырадыр инде?!
Галәмнәрнең Хуҗасы Аллаһ корбанлыкларыбызга мохтаҗмы?
Шунысын да әйтеп китик, Аллаһка корбаннарыбызнын ите дә, мае да, йоны да ирешми, Ул безнең корбаннарыбызга мохтаҗ түгел. Аллаһ Тәгалә әйтте: «Аллаһка корбанлыкларыгызның ите дә, каны да ирешми, Аңа сезнең тәкъвалыкларыгыз ирешә». (Хаҗ 37).
Корбан чалу үл - Аллаһның нигъмәтләренә шөкер итү һәм гөнаһлардан пакьлану. Әйе, Аллаһ Тәгаләнең нигъмәтләре чиксез. Раббыбыз Үзе дә: «Әгәр Аллаһның нигъмәтләрен санап карасагыз, санап бетерә алмассыз», - диде. Аллаһ насыйб итсә, чалган корбаннарыбыз Раббыбызның чиксез нигъмәтләре өчен аз гына булса да шөкер итү булыр. Шуның белән бергә, кылган хаталарыбыз да кичерелер. Пәйгамбәребез: «Корбаныгызның муеныннан беренче кан тамчысы җиргә төшеп җиткәнче, Аллаһ гөнаһларыгызны кичерә», - диде.
Аллаһ Тәгалә безләргә ул хайваннарны итләре ризык, тиреләре җылы киемнәр, сөтләре шифа буларак буйсындырды. Без бу нигъмәтләрне файдаланып, Аллаһны бөекләргә тиешбез.
Гает көннәренә хөрмәт
Газиз кардәшем! Аллаһ Тәгалә сине шушы олугъ көннәргә ирештергәне өчен аңа шөкер ит, хәмед-мактау әйт.
Сине Аллаһка якынайта торган сүзләрдә һәм гамәлләрдә бул. Гает - өммәтебезнең үзенчәлеге һәм ислам динен күрсәтеп хөрмәтләүче бер байрак. Аллаһның шушы байрагын ихтирам итү - барыбызның да изге бурычыдыр. Аллаһ Тәгалә әйтте: «Аллаһның динен һәм шәригать кануннарын олуглау – күңелләрендә тәкъвалык булган кешеләрнең эше». (Хаҗ сүрәсе 32).
Бу көннәргә хөрмәт йөзеннән түбәндәге эшләргә игътибар ит:
Гарәфә көненең иртәнге намазыннан башлап, өченче тәшрикъ көненең икенде намазына кадәр тәкбир әйтергә онытма. Тәкбир - фарыз намаздан соң: «Әллаһү әкбәр. Әллаһү әкбәр. Лә иләһә илләллаһ вәллаһү әкбәр, Әллаһү әкбәр. Вәлилләһилхәмдү», - дип әйтелә. Ир кешеләргә тәкбирне тавыш белән әйтү сөннәт булып тора.
Корбан көнне ирләр госелләнеп-тәһарәтләнеп, исле майлар сөртеп, иң матур киемнәрен киеп, мәчеткә, гает хөтбәсе тыңларга һәм бәйрәм намазы укырга баралар. Хатын-кызлар да, чит ирләр күзенә ташланмый торган киемнәрен киеп, намазда катнашалар. Балаларны да кечкенәдән гает намазларына йөртергә кирәк.
Бер-беребезне бәйрәм белән котлап сөендерик. Аталар гаиләләренә күчтәнәчләр белән кайтсыннар, әниләр тәмле-тәмле табыннары белән бу көнне тагын да бизәсеннәр.
Әй, газиз кардәшләрем! Бу мәртәбәле көннәрдә күбрәк изгелекләр кылыйк, кимчелекләребездән Аллаһка тәүбә итик. Безләрне юктан бар итеп, кайгыртып, безгә саулык-байлык бирүче Аллаһка корбаннарыбызны кызганмыйк.
Раббым Аллаһ ниятләгән корбаннарыбызны шартларына туры китереп чалырга насыйб итсен. Безләргә ихлас гыйбадәт, саф күңел белән Аллаһка якынаерга Аллаһ Үзе ярдәм итсен. Илләребезгә, йортларыбызга иминлек насыйб әйләсен. Бәйрәмнәребез мөбарәк булсын, хөрмәтле мөселман кардәшләребез!